Егетләр һәм кызлар акциягә кулларына Төп законыбызны тотып чыктылар, аны узган-барганнарга тараттылар, шуның белән бергә бистә кешеләреннән РФ Конституциясен белү-белмәүләрен сораштылар. Сораулар Конституциянең гомуми нигезләмәләре һәм төшенчәләренә кагылган иде. Алексеевскилылар гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, әләм һәм гербның нинди икәнлеге турында сөйләделәр. Ә берничә кеше бәйрәм хөрмәтенә хәтта Гимнны да башкардылар.