– Конституция Россиянең күп гасырлык тарихында тупланган бөтен тәҗрибәне һәм казанышларны чагылдыра, илебезнең тагын да үсеше өчен стратегияне билгели. Теләсә кайсы дәрәҗәдәге хакимиятнең асылы – халык бәхете хакына эшләү, кешеләрнең мәнфәгатьләрен бар нәрсәдән өстен күрү. Безнең бурыч – демократия һәм гаделлек принципларының тормышыбыз нормасына әйләнүенә, районның һәр кешесенең, Россия гражданины буларак, Законның ышанычлы саклавын һәрвакыт тоеп яшәвенә, һәр гаиләнең социаль яктан якланганлыгына ирешү.
Мин ышанам: уртак иҗади эшебез һәр кешенең – Бөек Россия гражданинының Конституциядә игълан ителгән хокукларын һәм иреген тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Сезгә, кадерле якташларым, ихлас күңелдән тынычлык, иминлек, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм районыбыз, Татарстаныбыз һәм тулаем Ватаныбыз хакына игелекле эшләрдә уңышлар телим!