Алексеевскиның “Форпост” отряды кураторы ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

2015 елның 11 декабре, җомга

Әлеге бүләккә Татьяна Николаевна  яшьләр хокук саклау хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен лаек булды. Шул очрак буенча студентлар отряды командиры Антон Русаков  ТР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең “Ак Барс” яшьләр үзәгендә, ТР хокук тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең X слётында узды. Слетта  Татарстанның 45 шәһәре һәм районнарыннан “Форпост” яшьләр оешмалары катнашты, анда мәртәбәле кунаклар итеп законлылык һәм хокук тәртибе буенча ТР Дәүләт Советы, ТР Эчке эшләр министрлыгы, башка хокук саклау органнары, шулай ук  ТР Яшьләр эшләре һәм спорт,  ТР Эчке эшләр министрлыклары вәкилләре чакырылды. Шунысы үзенчәлекле, Алексеевск үзәге үрнәк алырлык һәм тигезләнергә мөмкин булырлык районнарның берсе буларак билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International