алыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Барлык белем бирү учреждениеләрендә әлеге көнгә туры китереп, “Коррупцияне йөзеннән  танырга кирәк” исемле китаплар күргәзмәсе, “Коррупция укучылар күзлегеннән” темасына сыйныф сәгатьләре оештырылды, “Коррупциягә – юк!” исемле рәсемнәр һәм плакатлар конкурслары, шулай ук хокук саклау органнары һәм прокуратура вәкилләренең укучылар белән очрашулары үткәрелде. 3 нче Алексеевск урта мәктәбе өлкән сыйныф укучыларының Алексеевск  районы прокуроры урынбасары Д.Ф.Мәрдәншин белән очрашуы шундый чараларның берсе булды.  Денис Фәез улы коррупцияне җәмгыятьтә килеп чыга торган социаль күренеш итеп  сурәтләде, аның формалары һәм сәбәпләре турында сөйләде, балаларга законнарда каралган җаваплылык турында әйтеп китте. Әңгәмә барышында укучылар кунакка үзләрен кызыксындыручы сорауларны бирә алдылар. Закон вәкилләре белән шундый ук очрашулар район үзәгенең 2 нче мәктәбендә һәм аграр колледжда да булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International