Яңа ел һәм Раштуа чаралары чорында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча белешмәлек

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

–      Чыршыны нык нигезгә һәм  электр җылыту приборларыннан кимендә 1 метр ераклыкта урнаштырырга кирәк;

–      чыршыны бизи торган электр гирляндалары заводта эшләнгән һәм аларның сертификатлары булырга тиеш;

–      изоляцияләре бозылган һәм тышсыз урыннары булган үткәргечләрдән файдалану тыела;

–       чыршыларда шәмнәр яндыру һәм аларны тиз янып китүчән материалдан ясалган уенчыклар белән бизәү тыела;

–      чыршыны  уттан саклагыч состав сеңдерелмәгән марля яки мамык белән бизәү тыела;

–      балаларга һич кенә дә марля, мамык һәм кәгазьдән тегелгән маскарад киемнәре киеп чыршы янында уйнарга, шулай ук өлкәннәр булмаганда аларга электр гирляндалары кабызырга рөхсәт итмәгез;

–      ябык биналарда, фатирларда (ябык биналарда кулланырга рөхсәт ителгән шапылдавыклардан, бенгаль утларыннан һәм фонтаннардан башка)   пиротехникадан файдаланырга ярамый;

–      кулыңда ут чәчеп торучы бенгаль утлары булса, чыршы янына якын килү тыела;

–      балконнардан һәм лоджийлардан салютлар җибәрү тыела;

–      пиротехник әйберләрне  һич кенә дә җылыту приборларында (җылыту батареяләрендә, җылыткычларда) киптерергә, шулай ук аларны сүтәргә ярамый;

–      төзексезлекләр табылган очракта (үткәргечләрнең җылынуы, лампочкаларның сүнеп-сүнеп алуы, чаткы чыгып тору) шунда ук чыршыны токтан өзәргә һәм төзексезлек сәбәбе ачыкланганчы һәм бетерелгәнче кабызмый торырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International