Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитонов хәбәр иткәнчә, төп чыршыны кую төгәлләнде, ә аның утлары 24 декабрьдә кабызылачак.

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәренә шулай ук 46 чыршы бизәләчәк, шуларның 3 есе – чын агачлар. Бина фасадлары да бизәләчәк. 89 бинада төрле төстәге утлар җемелдәячәк.

Традиция буенча иң яхшы Яңа ел чыршысына, чын чыршыны иң яхшы киендерүгә, бина фасадларын һәм торак өйләрне бәйрәм иллюминацияләре белән иң яхшы бизәүгә дә конкурс игълан ителә. Конкурс дүрт категориядә: предприятие һәм оешмалар, бюджет учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары, шулай ук күп фатирлы өйләр һәм шәхси сектор кешеләре арасында да үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International