ТР Дәүләт Советы депутаты Алексеевск районының иң еракта урнашкан авылында кабул итте

2015 елның 4 декабре, җомга

Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева һәм РФ Федераль Җыены  Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Фәридә Камалова гражданнарны районыбызның иң еракта урнашкан торак пунктында – Зирекле авылында кабул иттеләр, анда әлеге авыл кешеләре белән очраштылар, аларны иң дулкынландырган  сорауларны тыңладылар, шулай ук аларны хәл итү юлларын табарга булыштылар.

Мәсәлән, Татьяна Васильевнага иң беренче булып биология укытучысы, хәзер җирле мәхәлләне җитәкләүче һәм ветераннар оешмасы рәисе Григорий Тимофеев мөрәҗәгать итте. Григорий Кирилловичны беренче чиратта  Биләрдәге поликлиникага һәм район үзәгендәге хастаханәгә бару мөмкинлеге булмау борчый: рейс автобуслары анда йөрмиләр,  ә машина яллап бару пенсионерларга бик кыйммәткә төшә. Ә бит хәзер Зирекледә пенсионерлар күпчелекне тәшкил итә. Григорий Кириллович тормышның башка ягы өчен дә кайгыра: асфальт юллар җитешми, өлкән яшьтәге кешеләргә эш юк, ә инде яшьләр турында сөйләп торырга да кирәкми. Алар мөмкинлекләренә карап шәһәрләргә китәләр. Ләкин пенсионер авылда яшәп килүче проблемалар турында гына сөйләмәде, ул шулай ук авыл җирендә эш урыннары барлыкка килсен һәм авыл яши алсын өчен  призводствоны күтәрү һәм үстерү тәкъдимен дә кертте.

Очрашу барышында демографик проблемалардан башка мәктәп автобусына техник хезмәт күрсәтү, авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау, су скважиналарын ремонтлаган өчен бурычны түләү, җирләрне сату яки арендага бирү кебек мәсьәләләр  дә күтәрелде.

 Боларның барысына да анализ ясап, Татьяна Воропаева, бүген шәһәр һәм авыл кешеләрен борчый торган проблемалар арасында аерманың шактый зур булуын билгеләп үтте. Әгәр беренчеләре картлык буенча һәм тиешле еллар эшләгән өчен бирелә торган пенсияләрне түләү, шәһәрдә транспортның  рациональ хәрәкәте, юллар һәм ишегалларын чистарту, чүп-чарны җыеп алу мәсьәләсе өчен кайгырсалар, икенчеләрне исә барыннан да элек авылны киләчәктә үстерү мәсьәләләре борчый.

 Фәридә Исхак кызы, очрашуга йомгак ясап, үз ягыннан, партиянең туган көнендә гражданнарны кабул итү көннәре өч ел дәвамында оештырыла инде. Бу очрашулар  хакимият һәм халык арасында үзенә бертөрле бәйләүче буын булып хезмәт итә, өстәвенә һәртөрле сорауларны һәм тәкъдимнәрне ахырдан хәл итү юлларын табу өчен аларны җыю үзәге итү бурычы тора, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International