Бүген без Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. Бу – җәмгыятьнең, хакимиятнең, бизнес вәкилләренең язмышларына гаять зур тырышлык, ә кайчак ныклык һәм батырлык таләп итүче сынаулар төшкән, язмыш кушуы буенча авыр социаль хәлдә калган кешеләргә игътибарларын җәлеп итү өчен менә дигән сәбәп. Безнең һәркайсыбыз янәшәбездә ветераннар һәм инвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм балалар яшәвен һәрчак исендә тотарга тиеш. Болар – гаҗәеп ихтыяр көченә ия кешеләр, алар үзләренең авыру булуларына да карамастан, тормыш шатлыгын, яшәү матурлыгын саклап калалар. Мин язмышка үч итеп тулы канлы тормыш белән яшәүче, эшләүче, спорт белән шөгыльләнүче, мәдәни һәм иҗтимагый чараларда катнашучы кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Сез хөрмәткә һәм соклануга лаек. Максатка омтылучанлыгыгыз, иң катлаулы хәлләрдә дә уңышка ирешә алуыгыз барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, якыннарыгызның ихтирамын һәм ярдәмен тоеп яшәвегезне, күңел күтәренкелеге һәм уңышлар телим. Өйләрегез һәм йөрәкләрегез һәрчак җылылык һәм шатлык белән тулсын.