Оештыручылар – республика Икътисад министрлыгы һәм Мәскәү бизнес мәктәбе белгечләре Алексеевск районын тикмәгә генә сайлап алмаганнар: башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева чыгышыннан билгеле булганча, районда тулай продукция җитештерүдә кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше – 26%, шул ук вакытта уртача Татарстан буенча бары тик 25,5% кына тәшкил итә. Шуның өстенә бездә эшчәнлекнең иң төрле төрләре: төзелеш комплексы, шул исәптән юллар, күперләр, мелиорация төзелеше, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм ит-сөт җитештерүгә махсуслашкан шәхси мини-фермалар, җиһазлар, төзү материаллары, пластик тәрәзәләр, киң ассортиментта азык-төлек, кулдан нәфис әйберләр туку, тегү цехы, чәчтарашханәләр, матурлык салоннары, ритуал хезмәтләр, сәүдә нык үскән. Бу исемлекне тагын бик озак дәвам иттерергә мөмкин булыр иде. Шуңа күрә җәмгыятебезнең әлеге өлкәләрендә эшләүче алексеевскилыларның социаль-икътисадый үсештә өлеше гаять зур. Предприятиеләребез һәм шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге турында сөйләүче фильм кече ватаныбыз тормышында аларның әһәмиятен ачык күрсәтте. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин да сөйләде. Безнең районда эшләүче банкларның берсенең җитәкчесе һәм әйдәп баручы белгече, үз чиратларында, банк продуктларының киң спектры, шул исәптән кече һәм урта бизнесны үстерүгә бирелә торган кредитларның кызыктыргыч һәм файдалы төрләре турында әйтеп үтте.
Хәер, оештыручылар үз бизнесыңны төзергә һәм киңәйтергә курыкмаска агитацияләү белән генә чикләнмәделәр. Өстәвенә бу, беренче карашка күренгәнчә, гади генә эш тә түгел. Шуңа күрә әлеге башлангычларда, шулай ук тагын да үсүдә дәүләт ярдәме аеруча да мөһим. Республика Икътисад министрлыгының иң төрле программалары (алар бик күп) турында зал тулы кунаклар белән Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле Екатерина Билалова уртаклашты.
Ә менә үз бизнесыңны ничек булдыру серләрен Мәскәү бизнес мәктәбе вәкиле, үзе дә стажлы бизнесмен Дмитрий Долгов аңлаешлы итеп бәян итте. Яңа гына башлаучылар өчен бизнес-идеянең өлгерүен, персонал, күчемсез милек, җиһазлар, старт капиталы эзләүдә, белем алуда, базарда үз продукцияңне (товарлар яки хезмәтләр), маркетинг идеяләреңне һәм анализыңны алга сөрүдә ярдәм итүне үз эченә алган планны Дмитрий Сергеевич тәфсилләп аңлатып бирде. Моннан тыш, ул үз бизнесыңның нәрсә өчен кирәклеге, куелган максатыңа ничек омтылырга һәм ничек ирешергә икәнен үзләштерергә булышты. Ул үз тәҗрибәсенә һәм белеменә нигезләнеп, бизнестагы хаталар, уңышлар һәм үз эшеңне башлаганда юлыңда очрый торган тагын бик күп нәрсәләр турында сөйләде. Ләкин шуның белән бергә, эшмәкәрлек эшчәнлеген башлау бик үк катлаулы һәм куркыныч түгел, дип, халыкны гаҗәпкә калдырды. Ахырдан хәтта “Бизнес-десант” семинарында катнашучыларга кире элемтә анкетасын тутырырга: булган чарага кыскача бәя бирергә һәм күрсәтелгән исемлектә бизнес өлкәсендә үзеңә ошаган идеянең астына сызарга да тәкъдим итте.
Иң кызыгы шул булды: залда утыручы алексеевскилыларга тәкъдим ителгән 40 бизнес-идеянең берсен үстерүгә бушлай бизнес-комплект алу мөмкинлеге дә бирелде. Аның үз эченә нәрсәне алуы туында“Бизнес-милләт” консалтинг проекты вәкиле Алексей Малинин җентекләп аңлатты. Сүз уңаеннан әйткәндә, әлеге комплектка ия булырга теләүчеләр табылды. Шулай булгач, озакламый бездә яңа хезмәтләр барлыкка килер, алар да районыбыз эшмәкәрлеге өлкәсендә лаеклы урынын табар, дип ышанасы килә.