Алексеевск районы хуҗалыкларында тулай савым артты

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, “Кызыл Шәрык – Агро”да  җитештерүне шактый арттыруга ирештеләр, биредә малларны ашату һәм асрау технологияләрен яхшырту аркасында көнлек савымны 2,4 тоннадан күбрәккә арттырырга мөмкин булды. Шуның белән бергә маллар саны шул килеш калды. «Родина» колхозында да уңай динамика күзәтелә, биредә шул сәбәпләр аркасында савымны арттыра алдылар. Әлеге хуҗалыкта 2015 елның ноябренә  сөтне 1,2 тоннага күбрәк алалар. Җитештерүчәнлекне күтәрүгә колхозның  соңгы ике елда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча ике сыер абзарын капиталь ремонтлавы да йогынты ясады.

Тиздән сөт алуга үз өлешләрен кечкенә хуҗалыклар да кертәчәк. Якын арада 300 сыерга «Салахутдинов Р.Т.» крестьян-фермер хуҗалыгы төзелеп бетәчәк.  Масловкада да «Кудряшов В.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгы  төзелешне тәмамлаячак. Заманча җиһазлар белән җиһазланган 24 сыерлык сөт фермасында транспортер, сөтүткәргеч һәм танк-суыткыч булачак.

Барлыгы хуҗалыкларда 24 меңгә якын мөгезле эре терлек бар, бу – узган елдагыдан 853кә күбрәк. Ел башыннан бирле терлекчеләр 2,4 мең тонна ит алдылар, бу да 2014 елдагыдан  26 тоннага күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International