Алексеевскиның баскетбол буенча хатын-кызлар командасы бишенче тапкыр рәттән республика Чемпионатында беренче булды

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Чемпионат Спас районының Болгар шәһәрендә үтте һәм «Сәламәтлек» Спартакиадасы этапларының берсе булды. Командалар гадәттә булмаганча – нибары җидәү иде. Ләкин бу җиңүчеләрнең хезмәтен киметми, чөнки уңышка чынлап торып исәп тотканнар гына килгән иде. Шуңа күрә оештыручылар, «Уңыш» спорт җәмгыяте вәкилләре, турнирны әйләнә системасы буенча үткәрергә карар иттеләр. Безнең хатын-кызлар командасына бишенче тапкыр тиңнәр булмады.

Барлык уеннар да “ачыктан-ачык өстенлек” белән узды. Районыбызның баскетболчы кызлары Чемпионатта иң яхшы саклануларын һәм аңлы рәвештә һөҗүм итүләрен күрсәттеләр. Бу хакта кертелгән һәм кертелми калган туплар аермасы (204 – 74) сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International