Алексеевск район Советының аппарат җитәкчесе Александр Белкин, ветераннар советы рәисе Николай Глазунов һәм Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы Тамара Иванова тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, күп балалы ана, Алексеевск муниципаль районының Кр.Баран авылында яшәүче Баранова Мария Ивановнаны 90 яшьлеге белән котладылар. Мария Ивановнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгыннан бүләкләр җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасын тапшырдылар.