Территориянең кадастр планында җир кишәрлегенең урнашу схемасын ничек әзерләргә

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Бу елның мартында ук әле закон чыгаручылар  җир кишәрлеген – территорияне межалау проектын, урмандагы кишәрлекләрнең сыйфат һәм сан характеристикалары турындагы прооект документларын, территориянең кадастр планында җир кишәрлекләренең урнашу схемасын нинди документлар нигезендә булдырырга мөмкин икәнлеген төгәл билгеләделәр. Схема өчен  яңа форма расланды һәм, шул рәвешчә, аны рәсмиләштерүгә яңа таләпләр барлыкка килде. Бу таләпләрне үтәмәү  кадастр исәбен туктатуга китерә.Соңгы вакытта мондый карарлар күп кабул ителде. Схемаларны рәсмиләштергәндәге хаталар  исәпкә алу  срокларын арттыра, димәк, гариза бирүчеләрнең хокукын боза. Җир кишәрлекләре бирү вәкаләтләре булган органнарга булышу өчен ТР буенча Кадастр палатасы бөтен хаталарга анализ ясады һәм схемаларны төзү буенча күрсәтмәле тәкъдимнәр эшләде. Яңа бүлек “Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен” өстәмә битенең kadastr.tatarstan.ru сайтында урнашкан. Анда бер типтагы хаталар исемлеге, дөрес төзелмәгән схема мисаллары һәм аларны дөрес рәсмиләштерү үрнәкләре тәкъдим ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International