Кешеләргә кирәкле һөнәр иясе Балачак хыялы тормышка ашты

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе
Мөгаен, ул тикмәгә генә көз уртасында үткәрелмидер: бу –йомгаклар ясау өчен иң кулай вакыт, котлау һәм рәхмәт сүзләре шушы авыр, киеренке, ләкин кешеләргә үтә дә кирәкле хезмәттә чираттагы казанышлар һәм җиңүләрнең шаһитына әйләнә.
Билгеле булганча, теләсә нинди предприятиенең казанышы булып аның фидакарь хезмәтләре белән көн саен шул казанышларга өлеш кертүче кешеләре тора. Автогрейдер машинисты Владимир Бочкарёв юл төзүчеләр коллективында хаклы рәвештә үз эшенең шундый осталарының берсе булып санала.
Аның белән очрашу өчен мин фәкыйрегезгә ул һәм аның хезмәттәшләре “Алексеевск – Югары Колок” автоюлы реконструкцияләнә торган Әлки районының Урта Биктимер авылына барырга туры килде.
3,5 чакрым ераклыктагы участокта төрле техниканың күп эшләве ачыкланды. Ремонт эше берөзлексез алып барыла һәм бу нәрсәсе беләндер товар детальләп җыела торган конвейерны хәтерләтә, ул баштан – бер, аннары икенче станокта җыела һ.б.лар. Безгә үз эше турында В.А.Бочкарев менә ниләр сөйләде:
– 1991 елда мин юл участогына эшкә килгәндә бездә ике генә грейдер бар иде. 24 елда мин алты грейдер алмаштырдым, бусы – җиденчесе. Чит ил автогрейдерында мин нибары биш ел гына эшлим әле, баштан бары тик илебездә җитештерелгәннәрендә генә эшләрдем. Яңа машина руленә утырган саен барысын да яңадан өйрәнергә туры килде – бөтен автогрейдерлар төрлеләр. Һәр ммашинаның үзнечкәлекләре һәм катлаулылыклары бар. Ләкин кеше өчен булдыра алмый торган нәрсәләр юк. Мин шул яшемдә дә 3D нивелирлау системасы белән эшләүне үзләштердем. Ярыйсы гына килеп чыга кебек.
Шул эштә утыз ел эшләгән Владимир Бочкарёв өчен кемгәдер катлаулы булып тоелган әйберләр күптән инде гади һәм гадәтләнелгән нәрсә. Ул яшь белгечләр остазы булып тора, аларга белемен һәм осталыгын гына түгел. ә бәлки шундый кирәкле эшкә мәхәббәтен дә тапшыра.
Эшкә намуслы каравы, төзелешкә зур өлеш керткәне, республика юлларын ремонтлаганы һәм яңартканы өчен ул ике тапкыр Россия Федерациясе транспорт министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә 1998 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде. Предприятие җитәкчелеге аңа тикмәгә генә иң җаваплы объектлардагы эшләрне ышанып тапшырмыйдыр, ә хезмәт коллективында ул абруй казанды. Шушы бәйрәм көннәрендә бүгенге көндә “Алексеевскдорстрой”ААҖда бердәнбер немец автогрейдеры машинистының бүләкләр исемлегенә тагын бер исем – “Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе” дигән исем өстәлде.
Шулай да юл төзүче өчен төп бүләк – рухи канәгатьлек алу. Өстәвенә ул әле бала чагында ук шундый һөнәр турында хыялланган булган. Ул чакта ук аны күп төрле уенчыклары арасында җилдәй җилдерә торган җиңел машиналар түгел, ә кешеләргә файда китерә торган техника җәлеп иткән.
– Ватылып беткән, ямаулык өстенә ямаулык салынган юлның яңарып китүен күргәч, күңел сөенә. Хезмәтеңнең бушка булмавын аңлыйсың, – дип сөйләшүне йомгаклады Владимир Бочкарёв.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International