Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Өлкәннәр көне уңаеннан Яхшы кәеф өчен
2015 елның 12 октябре, дүшәмбе
Өлкәннәрнең лаеклы эшләре яшь буын өчен үрнәк булып тора, шуңа күрә яшьләр әбиләренә һәм бабайларына рәхмәт хисләре белән карыйлар, шуңа күрә аларга бик күп бүләкләр әзерләгәннәр. Бу кичәдә сәхнәдән яшьлек җырлары да яңгырады, дәртле биюләр дә, шаян номерлар да булды. “Радужная фантазия”, Урта Тигәнәленең “Глория” һәм “Ак калфак” артистлары, балалар сәнгать мәктәбенең баянчылар триосы, “Виктория” коллективы, “Фэнси” дуэты, “Элита” хореография коллективы, Гөлфәния Казилова, Лилия Шәйхетдинова, Алинә Хәмитшина, Валентина Егорова, Родникидан “Садовый Умарь” фольклор ансамбле, “Балкыш” республика конкурсы дипломантлары Илдус Мөхәммәтов, Антонина Самсонова һәм Галина Ракова бик матур концерт күрсәттеләр. Алкышлар буенча фикер йөртсәң, алар, чыннан да, тамашачыларга әйбәт кәеф бүләк иттеләр. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Александр Бочкарев белән Алсу Нәҗми үзләренең гомернең алтын көзе турындагы шигырьләре белән сөендерделәр.
Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, өлкән яшьтәге кешеләрне котлап, район горурлана торган казанышлар өлкән буын алексеевскилылар хезмәте белән тудырылды, дип билгеләп үтте:
– Хөрмәтле ветераннар, әниләр, әбиләр, бабайлар. Традиция буенча 1 октябрьдә без Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрәбез. Сезнең буын бүген безне яшәтә, без кадерли, горурлана торган бөтен нәрсәне булдырды һәм саклап калды. Сез безгә яшәргә һәм шатланырга булышасыз. Чын күңелдән күңел җылысы һәм бәхет, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләүләребезне кабул итегез, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәгез.
Бу кичтә традиция буенча илле ел бергә яшәгән алтын парларны да котладылар. Лидия Михайловна белән Валерий Александрович Сорокиннар, Валентина Васильевна белән Александр Степанович Казаковлар, Галина Тихоновна белән Александр Иванович Абрамовлар тамашачыларның алкышларына күмелделәр.
Мәдәният йорты фойесында бәйрәм концертыннан тыш, өченче яшь кешеләре өчен картиналар күргәзмәсе һәм чәй табыны әзерләнгән иде, чәй табыны янында иске дуслар һәм танышлар тормыштагы шатлыклары белән уртаклаштылар. Күпчелек очракта алар балалары һәм һәр көнне әби-бабайларын үз казанышлары белән сөендереп торучы оныклары турында сөйләделәр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Алексеевск районыннан арпаны Иранга экспортка җибәрделәр
29 һәм 30 апрельдә Татарстан Республикасының Алексеевск районы территориясеннән Иранга экспорт өчен азык арпасы партиясе озатылды.
8 майга һава торышы фаразы
8 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең секундына 15 - 20 метрга кадәр көчәюе көтелә, локаль рәвештә боз явуы ихтимал.
Шторм кисәтүе
2026 елның 8-12 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).
Татарстанда талпан йоктыручы инфекцияләр мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Түбән Кама филиалы «Кайнар линия» нең эшли башлавы һәм талпан йоктыручы инфекцияләр мәсьәләләре буенча тематик консультацияләр турында хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз