Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!

2015 елның 9 октябре, җомга
– Әлеге бәйрәм үзләрен мөһим һәм җирдәге иң кирәкле хезмәткә багышлаган кешеләрне берләштерә. Чөнки иртәгесе көнгә ышанычыбыз, иҗтимагый һәм сәяси тотрыклылыгыбыз, илнең азык-төлек куркынычсызлыгы беренче чиратта игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, күп кенә башка һөнәр белгечләре хезмәте нәтиҗәсенә бәйле.
 Без барыбыз да яхшы беләбез, районның агросәнәгать комплексында хәл ителмәгән мәсьәләләр күп әле. Аларны чишү өчен безнең елдан-ел ышанычлы адымнар ясавыбыз әлеге эштә алга таба уңышка китерәчәк.
 Хөрмәтле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, агросервис, әзерләүче һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре! Сезгә авыр, әмма игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International