Укытучылар көне белән!

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе
– Хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне шушы искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!
Без гадәтләнелгәнчә, аны һөнәри дип атыйбыз, ләкин аны, авыз тутырып, бөтенхалык бәйрәме дип атарга мөмкин. Һәркайсыбызның язмышында тормышта якты эз калдырган укытучыларыбыз булды бит. Педагог – саклаучы, иҗат итүче, булдыручы, ул безне балалык, үсмерлек һәм яшьлек еллары аша алып бара, тәрбияләнүчеләре һәм укучылары белән белемен уртаклашып, аларның һәркайсына үзенең йөрәк җылысын һәм күңеленең бер өлешен биреп, һәр көнне батырлык эшли. Укытучы өчен укучыларының уңышларыннан да зуррак бәхет юктыр ул. Алар сезне һәрвакыт сөендереп һәм илһамландырып торсыннар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, планнарыгыз һәм идеяләрегезнең тормышка ашуын телим. Сыйныфларыгызда һәрчак хезмәттәшлек һәм ышаныч халәте хөкем сөрсен!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International