Беренче төркем этабында командалар 2 төркемчәгә бүленде. Төркемнәрдә 6 команда каты уеннар барышында ярышларның шуннан соңгы стадиясендә катнашуларын дәвам иттерделәр.
Биләр командасы турнирны беренче төркем этабында тәмамлады һәм 7 нче урынны алды. Икенче төркем этабында командалар калган барлык урыннарны бүлештеләр.
Турнирның финал өлеше «Дорожник» паркы мәйданчыгында узды. Ни кызганыч, көн бик салкын һәм җилле иде, ләкин бу футболчыларга бөтен көчләрен уенга бирергә бер дә комачауламады. Барлык матчлар намуслы һәм авыр көрәштә узды. Көндәшенә беркемнең дә бирешәсе килмәде.
Җиңүчеләр командасыннан Алексей Егоров турнирның иң яхшы бомбардиры булды.
Ә урыннар түбәндәгечә бүленде: 6 нчы урында – Юеш Көрнәле, 5 нчедә – «Моби», 4 нчедә – «Победа», 3 нчедә – «Алексеевскдорстрой»ААҖ, 2 нче урында – «Фаворит». Чуваш Майнасы командасы чемпион булды.