Парклар һәм скверлар көне Премьер-министр Алексеевкилыларның хезмәтен югары бәяләде

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
Көннең беренче яртысында Илдар Шәүкәт улы “Каенкай” балалар бакчасын ачуда катнашты. Быел 50 ел тулачак райондагы иң карт балалар бакчасы капиталь ремонттан соң “яңадан туды”. “Каенкай” республика Президенты программасына кертелгән иде. Төзүчеләр аны ремонтлауга биш миллион сумнан артыграк акча сарыф иттеләр, бу балалар өчен бакчада уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.
Район башлыгы республика җитәкчелегенә, МСО “ТАПС” төзүчеләренә вакытында һәм сыйфатлы эш өчен рәхмәт әйтте. Мәйданчыкларны һәм юлларны асфальтлаганнары өчен “Алексеевскдорстрой”  җитәкчеләренә һәм эшчеләренә, балалар бакчасын яңа уку елына әзерләгән бөтен кешегә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Илдар Шәүкәт улы  балалар бакчасы хуҗабикәсенә 100 мең сумлык сертификат тапшырды һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның  катлаулы икътисадый шартларга да карамастан, 2016 елда барлык республика программаларының сакланып калачагы турында карар кабул итүен әйтте.
Аннары мәртәбәле кунак дәүләт һәм “Алексеевскдорстрой”ның  партнерлык катнашында ясалган “Юл төзүчеләр” паркында, спорт мәйданчыкларында булды. Өстәвенә республикада әйдәп баручы компанияләрнең берсе акчаны республикага караганда  4,5 тапкырдан күбрәк – 18 миллион сум кертте.
Илдар Шәүкәт улы шимбә көнне баскетбол һәм футбол уйнарга килгән  спортчылар белән аралашты. Боҗрага берничә туп ыргытты. Район башлыгын һәм “Алексеевскдорстрой”ААҖны
ң генераль директоры, республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевны кыздырып җибәрде, шуннан соң җитәкчеләр дә туп ыргытып карадылар.

Футболчылар белән очрашканда премьер-министр, Европа лигасы төркемендә “Рубин” кем белән уйнаячак? дип сорап, спортчылардан шаяртып имтихан да алып карады.
Аннары сәхнәдән тагын бер кат алексеевскилыларга, Владимир Константиновичка, Фоат Вәли улына  үз җирләрендә үз кешеләре өчен шундый матурлык тудырганнары өчен рәхмәт әйтте.
 Шул ук көнне “Парклар һәм скверлар” көне кысаларында Биләрдә спорт комплексының спорт  мәйданчыгында “Күңелле стартлар”, волейбол, мини-футбол һәм бадминтон буенча ярышлар үткәрелде. Бәйрәмчә халәт хөкем сөрде. Авыл кешеләре бәйрәмнең яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр, яңа уку елының актив һәм әйбәт кәеф белән башлануына сөенделәр.
 Алексеевск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында учреждение хезмәткәрләре дә анда яшәүчеләр белән берлектә “Парклар һәм скверлар” көненә багышланган  чара үткәрделәр. “Иң яхшы гербарий”га конкурс оештырылды, Анда Фекла Мельникова җиңеп чыкты. Аннары “Алтын көз” темасына шигырьләр укылды. Александр Горин укыган шигырь бөтен кешегә ошады. Шуннан соң карт әби-бабайлар үзләренең яшьлек еллары җырларын җырладылар. Галимҗан Кәримуллин белән Роза Нәбиуллина иң яхшы җырлаучылар булдылар, алар  татар халкының “Күбәләгем” җырын башкардылар. Аннары күңелле такмаклар әйтелде. Чара нарат күркәләре белән кайнатылган самавырдан бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Җиңү паркында “Парклар һәм скверлар көне-2015” башка нотада узды. Паркка “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр кую өчен өч яңа өйләнешкән пар килде. Яңа өйләнешүчеләрне Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары котлады. Алар яңа өйләнешкән парларга истәлекле бүләкләр һәм район җитәкчелегеннән Алексеевск районы турында китаплар тапшырдылар, концерт һәм картиналар күргәзмәсе оештырдылар. Тантаналы чара барышында үзәк китапханә хезмәткәрләре “Алексеевск ягының әдәби йолдызлыгы” исемле китаплар күргәзмәсе оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International