“Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе хәбәре
2015 елның 4 сентябре, җомга
Туберкулез белән авыручы терлекләр ачыклана, өлкән һәм яшь мөгезле эре терлекләргә түләмәгә (сибирская язва) каршы вакцина ясала, лейкоз һәм бруцеллезны тикшерү өчен кан алына. Ветлабораториянең серология бүлегендә августтан алып сентябрьгә кадәр шәхси секторның 456 терлеге лейкоз авыруына тикшерелде, ел башыннан бирле 10542 кан пробасы алынды.
Токсикология бүлеге тарафыннан 73785 тонна сенажга салынган яшел масса, 8600 тонна силос, 9450 тонн печән тикшерелде. Яшел масса каротинга һәм коры матдәгә тикшерелә.
Алексеевск районы вәкилләре Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 20 еллыгына багышланган «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни — гамәли конференциясендә катнаштылар.