Туган ягыбыз елдан-ел матурая бара. Кичә бәйрәм сәхнәсендә нәкъ менә тырыш хезмәтләре белән бистәбезне чәчәк аттырган алексеевскилыларга рәхмәт сүзләре әйтелде һәм бүләкләр тапшырылды.
Район үзәге башкарма комитеты хезмәткәрләре шәхси секторда, күп фатирлы өйләрдә иң яхшы ишегалды, иң яхшы каралты кура җирләре булган кешеләрнең исемнәрен дә билгеләделәр.
Ә шуннан соң күңел ачулар башланды, салют булды, җыр-музыка тынып тормады, күтәренке кәеф хөкем сөрде. Бәйрәм белән, алексеевскилылар!