Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевскига килде

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
“Шунысы куанычлы, Президент программалары район үзәгендә генә түгел, һәр авыл җирлегендә дә эшли, –дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин халык белән аралашканда. – Без бүген Лебяжьеда чираттагы ФАПны ачабыз, авыл халкы аны күптән көтте. Әле бит 10 ел элек кенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, илдә барлык ФАПларны да ябарга, дигән карар чыгарган иде. Республика җитәкчелеге мондый карарга каршы килде. Практика күрсәткәнчә, безнең ФАПларны җәелдерүгә юнәлешебез дөрес булды. Авылларда иң беренче ярдәм күрсәтүче медицина пункты булырга тиеш”.
 Аннары Дәүләт Советы Рәисе 50 урынлы “Дюймовочка” балалар бакчасын тантаналы төстә ачуда катнашты. Бүген Алексеевск районында балалар бакчаларына өч яшьлекләр арасында да, урта яшьтәгеләр, ясле яшендәгеләр арасында да чиратлар юк. “Татарстанда барлык районнар да моның белән мактана алмый әле”, –дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Район башлыгы Владимир Козонков әйтүенчә, уңышлар күз алдында. 2014 елда район буенча тулай территориаль продукт 5,6 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать производствосы (“Алексеевск керамикасы”, “Алексеевск сөт-консерв комбинаты”, “Алексеевск нәфис-әйберләр туку фабрикасы”) да, авыл хуҗалыгы да үсә. Районда 7436 шәхси хуҗалык бар, аларда 5 меңнән артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 2400 сыер асрала, егерме гаилә фермасы булдырылды.
“Ә сезнең шәхси хуҗалыкларыгызда ничә сыер бар?” – дип кызыксынды Фәрит Мөхәммәтшин лебяжьелылардан ФАПны ачканда. Бөтен авылга нибары 12 генә булуын белгәч, парламент башлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларында аларның санын арттырырга чакырды. “Кем сыер тота, аның тамагы тук”, – диде ул.
Алексеевскилылар өчен иң җанны әрнеткән мәсьәләләрнең берсе – Алексеевск бистәсендә чистарту корылмаларын реконструкцияләү, шулай ук район үзәгенең хәзер актив төстә төзелә торган көнчыгыш өлешендә инфраструктураны үстерү.

 Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясенең нечкәлекләренә дә тукталды, Дәүләт Советы җитәкчесе бәяләвенчә, ул җиңел булмаган икътисадый шартларда уза. Сентябрьдә татарстанлыларга Республика Президентын һәм җирле органнарга 7716 депутат –халыкка аеруча якын муниципаль хакимият вәкилләрен сайларга кирәк булачак. Парламент башлыгы алексеевскилыларны алда торган сайлауларда актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International