Республика акцияләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Бу көнне шарлар белән матур итеп бизәлгән Алексеевск Балалар сәнгать мәктәбе актлар залы балалар һәм ата-аналар белән шыгрым тулган иде. Яңа мәктәп юлына аяк басучы яшь алексеевскилыларны котларга район башлыгы Владимир Козонков, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, Хәйрия фонды директоры Айрат Хәйруллин, Ирина Волостнова, “Алексеевскдорстрой” предприятиесе вәкилләре, мәгариф бүлеге һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә килгән иде.
 Бәйрәм, чыннан да, бик күңелле килеп чыкты. Дәртле биюләр, рок-н-ролл һәм вальс турында әйтеп тә торасы юк инде, Сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты иҗат коллективлары башкаруында күңелле җырлар, баянчылар һәм пианинода уйнаучыларның музыкаль композицияләре бирегә җыелучыларның күңеленә ошап кына калмады, ә кәефләрен дә күтәрде. Чыгыш ясаган арада әлегә чын мәктәп тормышын берничек тә күз алдына китерә алмаган, хәзер инде элеккеге балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре игелекле апа һәм абыйлардан бүләкләр, күптән көтелгән ранецларын алырга сәхнәгә менделәр. Үз урыннарына барып утыргач, малайлар һәм кызлар түземсезлек белән, эчендә ниләр бар икән, дип, аларны карый да башладылар, янәсе, һәр көнне нинди “мәктәп кораллары” белән “эшләргә” туры киләчәк. Әлеге үзенчәлекле көн турында Зирекледән Ольга Егорова үзенең хисләре белән уртаклаша. Алар улы белән үзләренә шундый игътибар күрсәткәннәре, бүләкләр, шул исәптән музыкаль бүләк өчен дә бик сөенәләр, анага һәм улы Ленечкага бал танецы бик ошаган, шуңа да алар олы рәхмәтләрен белдерәләр.
Район башлыгы сүзләренчә, мәктәпкә әзерләнгәндә өч йөзләп беренче сыйныфка баручы балага матди ярдәм күрсәтелгән. ВладимирКонстантинович, балаларга яңа ранецларын аркаларына тагарга булышып, башка чыгыш ясаучылар белән берлектә сабыйларга мәктәп сукмагында уңышлар, ялкауланмауларын, әйбәт итеп тырышып укуларын, әти-әниләренә күңелле мәшәкатьләр генә китерүләрен теләде. Владимир Константинович мәктәпләрдәге капиталь ремонт темасын да кузгатты.
Балалар һәм ата-аналар өчен күңелле сюрпризлар моның белән генә бетмәде әле. Концерт программасы тәмамлануга балаларга шарлар һәм татлы күчтәнәчләр тутырылган пакет та бүләк иттеләр. Ә аерылышу алдыннан Балалар сәнгать мәктәбе каршында истәлеккә фотога төштеләр.

Сүз уңаеннан
Быел иганәчелек ярдәмен Айрат Хәйруллинның Хәйрия фонды, «Алексеевскдорстрой», «Алексеевск керамика»сы, «Керамика-Маркет», «Алексеевск МСО-ТАПС», «Эдем» предприятиеләре, «Родина», «Алга», «Ясная Поляна» авыл хуҗалыгы предприятиеләре, «Инженерлык челтәрләре», Алексеевск Райпосы оешмалары, Илшат Гомәров күмәк хуҗалыгы коллективы күрсәтте, шулай ук бу изге эштә шәхси эшмәкәрләр дә актив катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International