Төзүчеләргә рәхмәт

2015 елның 7 августы, җомга
 – Төзүче һөнәре һәрчак җәмгыятьтә мактауга лаек булды һәм хөрмәт казанды. Бу очраклы гына түгел: районыбызның төзү оешмалары бай тәҗрибәгә һәм көчле потенциалга ия. Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә безнең кече ватаныбыз елдан-ел матурая. Бездә яңа йортлар, социаль объектлар төзү дәвам итә, кыскасы, сез кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен тырышасыз.
 Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре! Алексеевскилыларга лаеклы шартлар тудыруга юнәлдерелгән җиңел булмаган хезмәтегез, профессионализмыгыз, җаваплылыгыгыз һәм күңелегезнең бер өлешен һәм талантыгызны бирә торган иҗади эшегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Нык сәламәтлек, уңышлар, күңел күтәренкелеге һәм тагын да зуррак һөнәри казанышларга ирешүегезне телим. Гаиләләрегездә һәрчак иминлек булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International