Беренче суктырылган ашлык

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Быел “Ясная поляна” комбайнчылары темп алды, алар кырларга вакытында чыктылар. Әлеге хуҗалыкта 11 комбайн эшли. 28 июль мәгълүматлары буенча алар өлешенә көзге культураларның өчтән  бер өлеше туры килә, ә бу – 3000 тоннадан артык.  Барлыгы район игенчеләре сишәмбе көнгә 5000 гектарга якын көзге культураларны җыеп алдылар. Урып-җыю эшләрендә «Хамматвәлиев» крестьян-фермер хуҗалыгы  һәм «Родина» колхозы алда баралар. Комбайнчылар арасында «Ясной поляна»дан «Лексион-560» һәм «Акрос» комбайннарында 3655 һәм 1550 тонна ашлык суктырган Борис Кирьянов һәм Әлмир Әхмәтҗанов бик әйбәт эшлиләр. Борис Кирьянов басуда –  8,  ә аның хезмәттәше 6  көн эшли. Урып-җыю алдынгылары арасында шулай ук «Родина» колхозыннан Петр Прокофьев та бар, ул “Акрос”та 5 көндә 391 тонна суктырды.

 Без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Алексей Козиннан әлеге урып-җыюның үзенчәлекләре белән кызыксындык, ул менә нәрсә диде:

– Тулаем алганда, эшләр график нигезендә алып барыла, ләкин күптән түгел явып узган яңгырлардан соң басуларда көзге культураларның тигез өлгермәве күзәтелә, шуның аркасында чүп үлән күп. Байтак кишәрлектә аеры урып-җыю,  өсәкләрдәге ашлыкны ашыгыч төстә эшкәртү һәм киптерү таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International