Сәламләү сүзе белән район башлыгы Владимир Козонков чыгыш ясады. Ул, бу елның 13 сентябрендә сайлаулар булачак, дип, алексеевскилыларның исләренә төшерде. Шуннан соң сәхнәгә Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлыгына 15 кандидат чакырылды, аларга алда торган кампаниядә уңышлар теләделәр.
Шушы җылы июль кичендә мәйданга олысы да, кечесе дә җыелды. Матур концерт программасы самими кызыксыну уятты. Иҗат кичәсендә авторлар Бәдертдин Шәйхетдинов, Михаил Константинов һәм Александр Бочкарев үзләренең шигырьләрен укыдылар. Шат күңелле артистлар тамашачыларны үзләренең җырлары һәм ялкынлы биюләре белән сөендерделәр. Алексеевскилылар алдында “Радужная фантазия” театр студиясе, “Элита” бию төркеме коллективлары чыгыш ясады, шулай ук районның мәдәният йортлары һәм башка коллективлар да җырлады.
Чара барышында Владимир Константинович һәм протоиерей Павел Чурашов районның атаклы кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, Сергей Ксенофонтов та истәлек медале алды.
Алексеевск районы вәкилләре Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 20 еллыгына багышланган «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни — гамәли конференциясендә катнаштылар.