Бәйрәмне Алексеевск протоиерие Павел атакай часовняда Апостолга тиң Бөек Владимир кенәзнең вафат булуына 1000 ел тулу хөрмәтенә кыска гыйбадәттән башлады, аннары изге чишмәдә су сибеп гыйбадәт кылынды. Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Соңыннан катнашучыларның барысы да чәй табыны янына чакырылды.
Павел атакай, чарага йомгак ясап, бәйрәмне оештыручыларга – “Возрождение” инициатив төркеменә һәм авылның бөтен кешесенә ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә “Русьны чукындыру” исемле правослау бәйрәме үткәрергә тәкъдим итте. Бәйрәм бөтен кешегә дә бик ошады.
Чарага әзерләнү буенча гаять зур эш башкарылды, ул «Алексеевскдорстрой»ның генераль директоры Ф.В.Вәлиевка «В.Колок-Болгар» автотрассасында “Владимир кенәз хөрмәтенә Изге чишмә” мәгълүмат билгесе куярга рөхсәт бирүен сорап мөрәҗәгать итүдән башланды. Җирлек кешеләре үзләренең чишмәләренә хәзер күп кеше килүенә бик шатланалар.