Билгеләүнең төп параметрларына спортчыларның төрле ярышларда чыгыш ясау күрсәткечләре, контингентның сакланышы, балаларны һәм өлкәннәрне спорт белән шөгыльләнүгә, җәйге ялга тарту, бер елда әзерләнгән разрядчылар һәм спорт мастерлары һ.б.кебек күрсәткечләр кертелгән.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров аңлатканча, бу казанышка район җитәкчелеге, тренерларның озак вакытлар, планлы эшләве һәм спортчыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән:
– Яшь спортчыларыбыз – спортның волейбол, билбау көрәше, өстәл теннисы һәм баскетбол кебек төрләре буенча лидерлар.
Әйтергә кирәк, балаларыбыздан чын кешеләр ясаучыларның барысына да, ә спортчыларга районыбызны данга күмгәннәре өчен рәхмәт әйтергә кирәк.
2014 ел. Бу ел берьюлы гадәти булмаган өч җиңү белән билгеләп үтелде: Тимур Латыйпов белән Илнар Закиров яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә чемпионнар булдылар, Алексей Абрамов шул ук ярышларда II урынны алды. Волейболчылар шәһәрләр арасында ТР чемпионатының алтын медальләрен яуладылар һәм Россиянең зона ярышларында катнаштылар. Габдеҗәлил Сөләйманов чираттагы гаять зур уңышка ирешеп, халыкара класслы спорт мастеры булды.