– Бәйрәм – Аллаһ колларының тәкъвалык имтиханыннан Аллаһның ярдәме белән уңышларга ирешү, Хак хозурына китергән мөбарәк бер көндер. Хакыйкый, бәйрәм – иман һәм риза-канәгатьлек бәйрәмедер.
Рамазанның кыйммәтен белмәгән вә бу бәхетле бәрәкәт мизгелен Хакка ярамаслык гамәлләр белән үткәргәннәр бәйрәм куанычларыннан мәхрүмдер, бәхетсез үксезләрдер. Ә инде Аллаһ исемен даими зикер итеп фани көннәрен гыйбадәт (намаз, ураза, зикер) белән үткәргәннәр нинди бәхетле, нинди бәхтияр. Ахирәт шатлыкларын казану өчен бу дөньяның рәхәт-зәвыкларын читкәрәк куйды, әхлаксызлык белән түбәнгә тәгәрәмәде, азгынлык ташкынына кушылмады, тәрбиясезлек ачыларын татымады, фанилык янгыннарыннан ерак торды, илаһи рәхмәт дәрьяларына чумды. Алар манараларда балкыган айның яктылыгы эчендә яшәде, шайтаннарга илтифат итә, көләч йөз күрсәтә алмады. Бүгенге бәйрәмнең нуры илаһи-зыяфәтләрнең шатлык-куанычлары, чын мөселманнарның хакыдыр!
Рамазан – бер тәкъвалык мәктәбе, бәйрәм – аның тулы шәһадәтнамәседер. Бу сөенечле көннәрдә мөмкин кадәр фәкыйрь вә мохтаҗларны сөендерегез, чөнки Раббыбыз мәрхәмәт күрсәтмәүчеләрне сөймәс.
Мөэминнәр! Бәйрәмебезне иман вә кардәшлек эчендә үткәрик! Гаилә җайсызлыкларын, дус-ишнең бозыклыгын, күңел кырылуларны хәтер тартмагыздан чыгарыгыз, онытыгыз! Өлкәннәргә хөрмәт, кечеләргә сөю вә мәрхәмәт күрсәтик. Мәрхәмәт иткән мәрхәмәт күрер. Үксезләргә, толларга, ятимнәргә, чирлеләргә игътибарлы булыйк. Бәйрәм мөбарәк булсын!
Иртәнге намаз –2 тулырга 10 минутта, гает намазы – сәгать 7дә.