Баш ветеринария табибы Харис Хәйбуллин хәбәр иткәнчә, бу – районда республика программасы буенча төзелгән икенче пункт. Биләр, Зур Тигәнәле, Зирекле, Майна һәм Урманасты Шунталысы авыл җирлекләре кешеләре 1800дән артык эре терлек, 1500 кәҗә һәм сарык, 550 дуңгыз, 100 ат асрыйлар. “Кызыл Шәрык-Агро” һәм “Нәсел эше” хуҗалыкларында 4,5 меңнән артык мөгезле эре терлек һәм 300 ат асрала, аларга да мөдир Анатолий Гурьянов, ветеринария табибы-эпизоотолог Татьяна Емарлукова, ветеринария фельдшеры Рәмис Зарипов хезмәт күрсәтәчәк.
Ветеринария пункты ачылу белән кешеләрне район башлыгы Владимир Козонков котлады. Әлеге объектның әһәмияте турында сөйләп, Владимир Константинович республика авыл халкына ярдәм күрсәтү программасы турында кешеләрнең исләренә төшерде:
– Соңгы вакытта без Изге Чишмә янында балалар лагере кебек зур объектларны тапшырырга күнегеп киттек. Әлеге объект исә кечкенәрәк, ләкин шундый ук әһәмияткә ия, бигрәк тә әлеге зона авыл кешеләре өчен, биредә терлек һәр шәхси хуҗалыкта диярлек бар. Сез ел саен һәр сыерга 3000 сумлык ашлык бирелүе турындагы программалар турында беләсез. Хәзер теркәлгән һәр кәҗәгә дә 1000 сумлык ашлык биреләчәк. Моннан тыш, өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы кешеләргә дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә 200 мең сум күләмендә субсидия бирүне күздә тотучы программа да эшли. Кечкенә генә бина бу, ә аның белән күпме мәсьәлә бәйләнгән. Хәзер пунктның, кешеләр аның эшен күрсеннәр өчен, аларга ярдәм күрсәтүе кирәк.
Тасманы кискәннән соң биләрлеләр пунктны карадылар, кайберәүләр аның җиһазларын күргәч, шунда ук үз малларын дәвалануга яки стерильләштерүгә бирегә алып килергә теләк белдерделәр. Ирина Ламбина белән Любовь Харламова үз фикерләрен уртаклаштылар. Алар объектны кирәкле дип саныйлар һәм хәзер яхшы шартларда эшләячәк ветеринарлар өчен шат булуларын әйттеләр.Даруларның зур ассортиментта булуын тагын бер өстенлек итеп саныйлар алар:
– Бирегә рәхәтләнеп киләчәкбез, – дип ышандырдылар хатын-кызлар.