Урып-җыю эшләренә якынаябыз

2015 елның 10 июле, җомга
Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, “Россельхозцентр”  федераль дәүләт бюджет учреждениесе һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында эшче комиссия урыннарда бөртекле ашлык урып-җыю комбайннарының әзерлеген, аларның бөртек коелу-коелмауга герметиклыгын, ашлык ташу өчен автотранспортны, ындыр табакларын тикшерделәр. Механизаторлар белән аралашканда урып-җыюда хезмәткә түләү һәм комбайнчыларны матди бүләкләү чаралары, эшләр башкарганда хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү мәсьәләләре күтәрелде. Конкурска йомгак ясаганда “Сөт иле“ ЧҖҖ филиалының “Ясная поляна”ЧҖҖсына беренче урын бирелде, икенче урында – “Родина” колхозы. Көннәрнең матураеп китүе ремонт эшләрен төгәлләргә, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә мөмкинлек бирә, ә механизаторларның, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең кәефе урып-җыю эшләрен оешкан төстә үткәрергә ышаныч бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International