“Имәнкәй” фән сараена әйләнде

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Өйләре кыйшайган, гади генә спорт мәйданчыклары булган һәм урам сәхнәле иске “Имәнкәй”дән бары тик истәлекләр генә калды. Хәзер бу урында яңа, тәүлек әйләнәсе эшли торган, 120 кешегә исәпләнгән заманча “Фән сарае” белем бирү үзәге калкып чыкты. Барлык уңайлыклары булган йокы корпуслары, ашханә, мәдәни һәм лекция чаралары үткәрү өчен актлар залы, компьютер сыйныфы, әйләндереп алынган спорт мәйданчыгы. Икенче төрле итеп әйткәндә, Татарстаннан гына түгел, ә бәлки илнең һәм дөньяның барлык төбәкләреннән килгән талантлы яшьләрне лаеклы кабул итү өчен бар да бар. “Сәләт”не оештыручыларның планнары нәкъ менә шундый. Ул планнар белән алар,  территорияне тагын да үстерү буенча берничә проектларын тәкъдим итеп, Рөстәм Миңнехановны да таныштырдылар. Идеяләрнең берсе – Кече Чирмешән суларын файдалану: ният буенча анда байдаркалар өчен зур булмаган пристань һәм тамашачылар яр буенда утырып, суда бара торган вакыйгаларны күзәтә алсыннар өчен су эчендә сәхнә пәйда булырга тиеш. Кем әйтмешли, аппетит ашаганда килә. Лагерь ел буе эшләсен һәм кар сулары йогынтысыннан ашалмасын өчен елга юлы турайтылды, ә елгада буа салынды. Президент тәкъдим ителгән идеяләрне уңай бәяләде, проектларны җентекләбрәк эшләп бетерергә һәм аннары инде акча эзләргә, ихтимал бу максатларга һәркайда инвесторларны яки химаячеләрне тартырга кирәк булыр, дип билгеләп үтте.

Лагерьны караганнан соң Рөстәм Нургали улы үз проектлары турында сөйләгәндә башлангычларын яклауны сораган яшьләр белән аралашты. Алар арасында кече сыйныфларда татар телен өйрәтү буенча махсус методик әсбаплар эшләү буенча проект тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов, хәзерге шартларда телләрне белү – бөтен нәрсәгә ачкыч, ә күп милләтле республикабызны исәпкә алганда, телләрне белергә кирәк, дип билгеләп үтте. Шулай ук яшь талантлар “Виртуаль хирург” исемле инновацион проект турында да сөйләделәр һәм республика башкаласы турында “Казан, мин сине яратам” исемле фильм төшерү идеясен тәкъдим иттеләр.  Президент игътибарны медицина проектына юнәлдерде, ә фильмның идея авторларына бер шәһәр чикләреннән чыгып, республиканың башка шәһәрләре турында да фильм төшерергә тәкъдим итте.

 

  Балалар үзәген ачуга багышланган тантаналы линейкада район башлыгы Владимир Козонков, “Сәләт” хәрәкәтенә нигез салучы Җәүдәт Сөләймановка лагерьның  символик ачкычын тапшырып, бүген республиканың талантлы балалары хыялы тормышка ашты, аларның яңа лагерьлары үсеп чыкты, дип билгеләп үтте.
 
 – Кадерле форумда катнашучылар! Моннан ике ел элек сез Президентка ел әйләнәсе эшли торган фән үзәге пәйда булуын сорап мөрәҗәгать иткән идегез. Бүген без аны төзедек. Рөстәм Нургали улы идеяне хуплады һәм аны безгә Хөкүмәт белән бергә төзергә кушты. Бүген инде без лагерьның тулысынча әзер булуын һәм ачкычны яхшы дустыбыз Җәүдәт Сөләймановка бирергә әзер икәнлегебезне хәбәр итәбез.

 
Президент, малайларны һәм кызларны яңа лагерь белән котлап, бу җирлек елдан-ел матурая һәм биредә талантлар үзләренең потенциалларын гамәлгә ашыра алачаклар, дип билгеләп үтте:

– Сез – безнең киләчәгебез һәм менә әле генә без берничә проект тыңладык. Сез зур-зур проектлар уйлап табасыз, киләчәктә дә шулай алга омтылырга, яңалык кертергә, Татарстанны алга җибәрергә, шундый уйлар белән киләчәктә дә яшәргә язсын. Сезгә зур уңышлар, исәнлек-саулык телим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International