Кичә ЗАГС бүлегендә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйрәм булды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Бу салкынча июль көнендә матур итеп бизәлгән ЗАГС залында “энҗе” юбилярлар – утыз ел бергә гомер иткән Рафаэль белән Татьяна Гайсиннар сәламләнде. Юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин котлады,  сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен (алар икесе дә – табиблар) җылы сүзләр әйттеләр. Татьяна Георгиевна белән Рафаэль Риф улының балалары да рәхмәт әйттеләр һәм әти-әниләренә чәчәкләр бүләк иттеләр. Регина Казакова башкаруында “Погода в доме” җыры юбилярлар өчен музыкаль бүләк булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International