Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
АПК: эшләр һәм проблемалар Район басуларында хәл мөшкел
2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Яңгырлар яумау һәм эсселек республикада игълан ителгән авыл хуҗалыгындагы гадәттән тыш хәлнең раслануына китерде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре белән очрашу барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Алексей Козин йомгак ясап әйткәнчә, районыбызда авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре белән катлаулы, әйтергә кирәк, бик авыр хәл килеп туды. Бөртекле сабан культураларының (бодай, арпа) ян тармаклары һәлак була башлады. Әгәр якын көннәрдә озак көтелгән явым-төшемнәр булмаса, бу киләсе уңышның шактый югалуына китерәчәк. Бәхеткә, районның чәчү мәйданнары һәм чәчү әйләнеше структурасын планлаштыруга тиешенчә караган кайбер хуҗалыклары корылык нәтиҗәләрен бераз киметә алдылар. Өмет, атап әйткәндә, көзге культураларга баглана: бу ел шартларын исәпкә алсаң, алар продуктлырак булачак, чөнки май аенда яуган яңгырларны файдаланырга өлгерделәр. Уңайлы иртә срокларда чәчелгән басулар да корылыктан азрак зыян күрде. Әле тагын вакытында тамырдан тыш өстәмә тукландыру, чәчүлекләрне азотлы ашламалар, микроашламалар һәм стресска каршы препаратлар белән тукландыру да кайбер хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы культураларының уңайсыз һава шартларына каршы торучанлыгын арттырырга булышты.
Дөрес, булачак уңыш язмышына начар йогынты ясарга мөмкин тагын бер тискәре фактор бар: озакка сузылган югары температура зарарлы бөҗәкләрнең (трипслар, ипи коңгызы) котырып артуына булыша. Шуңа күрә бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең агрономик хезмәтенә авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен контрольдә тотарга һәм барлык үзгәрешләргә вакытында илтифат итәргә кушылды. Кирәк булса, патоген корткычларга каршы көрәшү өчен химик препаратлар файдаланырга, алардан файдалануны стресска каршы чаралар һәм микроашламалар (гуматлар, азотлы һәм фосфорлы) белән бер вакытта алып барырга мөмкин. Шулай ук чәчүлекләргә ревизия ясау да мөһим. Түбән уңыш көтелгән басуларны терлек азыгы итеп файдаланырга тәкъдим ителде, корылык терлек азыгы культураларының уңышлылыгына да тискәре йогынты ясады бит.
Моннан тыш, киңәшмәдә ындыр табагы хуҗалыкларын быелгы уңышны кабул итүгә һәм эшкәртүгә әзерләүгә зур игътибар бирелде. Сүз, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы басым ясап әйткәнчә, складларны косметик ремонтлауны төгәлләү турында гына бармый. Әле тагын орлык һәм фураж складларын зарарлы авыл хуҗалыгы бөҗәкләреннән да эшкәртәсе, ындыр табакларындагы һәм алар янындагы территорияләрдә үсеп утыручы үләннәрне юк итәсе дә бар. Бу яктан “Хәмитов Р.М.” һәм “Гомәров И.Н.” крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерүчәнлекләре сәгатенә 25 һәм 8 тонна булган ашлык киптергечләрнең монтажлануы да сөенечле хәл. Уңышны үстерү һәм җыеп алу гына түгел, аны югалтуларсыз саклау да мөһим бит.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Алексеевск районы үзенекеләргә ярдәм итүен дәвам итә
Район башлыгы Сергей Демидов сугышчыларыбызга чираттагы гуманитар йөкне Луганск юнәлешенә илтеп җиткерде.
Татарстанда "Служение"халык премиясендә катнашучылар өчен тавыш бирү дәвам итә
Сезнең тавышыгыз — хәлиткеч! Татарстанны яклыйбыз
2
апрель, 2026 ел
Алексеевск районы вәкилләре «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар
Алексеевск районы вәкилләре Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 20 еллыгына багышланган «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни — гамәли конференциясендә катнаштылар.
Алексеевск районында гражданнарны кабул итү
Район Башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз