–биналардан, корылмалардан, шулай ук урманнардан 50 метрдан якынрак урында учак ягу тыела. Ягылган очракта аны бик җентекләп җир белән күмеп яки су сибеп сүндерергә;
– каралты тирәсе җирләрен һәм дача кишәрлекләрен коры үләннән һәм чүп-чардан чистартыгыз, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен һәм шырпыны үләнгә ташламагыз, чөнки яна торган материалны пыскыта башлап, төпчек берничә минуттан сүнә, ләкин пыскый башлаган җир уңайлы шартларда янгынга әйләнергә мөмкин;
– коры үлән, яфраклар һәм чүп-чарны яндырмагыз. Аларны җыеп, капчыкларга салыгыз һәм утильләштерү өчен махсус бүлеп куелган урыннарга илтеп ташлагыз;
– тотрыклы коры, эссе һәм җилле көннәрдә яки шторм буласы турында кисәтү алганда учаклар кабызу, янгынга каршы эшләр үткәрү, шулай ук мичләр ягу тыела;
– балаларның ут белән шаяруларына юл куймагыз, аларга утның куркыныч булуы турында аңлатыгыз;
– һәр торак корылма янына су салынган бак куярга яки ут сүндергечкә ия булырга тәкъдим ителә.