Кадастр палатасы хәбәр итә:

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Исегезгә төшерәбез: 1 марттан дәүләт яки муниципаль милек җирләрен аларны шәхси милектәге җир кишәрлекләренә яңадан бүлү нәтиҗәсендә сатып алырга мөмкин. Гади генә итеп әйткәндә,  үзеңнең дача яки өй яныңдагы кишәрлеккә рәсми рәвештә беркем дә файдаланмый торган җирләрне өстәргә мөмкин. Җир кодексы шулай карар чыгарды. Ләкин практикада яңадан бүлү процедурасы күп кенә сораулар китереп чыгара. Мәсәлән, файдалануга төрлечә рөхсәт ителгән җирләрне яңадан бүләргә ярыймы?  Зур һәм кечкенә кишәрлекләргә таләпләр нигезендә кадастр исәбен ничек тормышка ашырырга? Бу очракта исәпкә кую өчен нинди документлар нигез булып тора алалар? Җирләрне яңадан бүлгәндә гамәлгә ашырырга мөмкин булган шартлар ТР буенча Кадастр палатасында узган эшче киңәшмәдә тикшерелде. Анда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, кадастр инженерлары катнашты. Ләкин  яңадан бүлү буенча бөтен эш муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары дәрәҗәсендә башланганлыктан, ТР буенча Кадастр палатасы муниципалитетлар хезмәткәрләре өчен өйрәтүче лекция үткәрергә карар итте. Ул июльдә булачак. Семинарда катнашу шартлары белән “Өйрәтүче лекцияләр һәм семинарлар” бүлегендә kadastr.tatarstan.ruсайты

нда танышырга һәм кирәкле контактларны алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International