Район үзәгенең беренче мәктәбендә чыгарылыш “Оскар”лары тапшырдылар

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Бу кичне сәхнәдә 11 еллык мәктәп тормышы турында фильм төшерүдә катнашкан кешеләргә бүләкләр тапшырылды. Теге яки бу номинациядә җиңүченең исеме  конвертларда язылган иде, ә аларны мәктәпне тәмамлаучылар кычкырып укыды. Сәхнәгә символик статуэткаларны алырга беренче укытучылар, фән укытучылары, сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп директоры чыкты.

Алар “оскарлы”ларга хас булганча, рәхмәт белдерделәр, йөрәкләрне тетрәндерерлек дулкынландыргыч сүзләр әйттеләр. Ә беренче укытучылар Нина Николаевна Козина белән Вера Николаевна Крайнова беренче сыйныфтан саклап килгән матур язу дәфтәрләрен бүләк иттеләр. Сыйныф җитәкчесе Татьяна Петровна Павловага аерым игътибар бирелде. “Оскар” тапшырганда аңа символик 11 роза бүләк иттеләр. Бу күңелләрне йомшартып җибәрде.

 Мәктәпне тәмамлаучылар шулай ук мәктәп тормышы турындагы истәлекләр белән бәйләнгән күңелле миниатюралар күрсәттеләр. БДИ буенча юмордан укытучылар һәм залдагы ата-аналар  эчләре катканчы көлделәр. Әлбәттә инде, медальләр һәм мәктәпне тәмамлау турында аттестатлар тапшыру тантананың иң киеренке мизгеле булды.

Традиция буенча мәктәпне тәмамлаучылар төне буе урамда йөреп, таңны каршыладылар. Беренче кояш нурлары белән алар өчен “Өлкәннәр тормышы” дигән яңа фильм төшерү башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International