Праймериз-2015 Республика сайлауларга әзерләнә

2015 елның 26 июне, җомга
Партия эчендә тавыш бирү – 2015 елгы сайлау кампаниясенең республика өчен генә түгел, ә бәлки бөтен Россия өчен дә яңалыгы: Татарстан “праймериз” үткәрелә торган беренче төбәк булды. Алексеевскилылар кандидатларны сайлап алуның мондый формасы белән бердәмруслылар һәм партия тарафдарлары яшерен тавыш бирү юлы белән муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлауларда катнашучыларны билгеләгәндә очраштылар инде. “Бердәм Россия”дән Президентлыкка кандидат та шул ук схема буенча билгеләнәчәк. Бу постка кандидатурасын күп кенә җәмәгать оешмалары тәкъдим иткән республиканың хәзерге башлыгы Рөстәм Миңнехановтан кала тагын өч кеше дәгъва белдерә. Болар – Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ президенты хакимияте эчке сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе Олег Морозов.
Аларны Татарстанның 33 җәмәгать оешмасыннан һәм “Бердәм Россия”нең шулкадәр үк әгъзасыннан 818 вәкил сайлаячак. Шуңа күрә “Теннис академиясе” очрашу урыны итеп билгеләнде дә инде – бу мәйданчык 1500дән артык кешене сыйдырачак. Сайлаучылар вәкилләренең кандидатларга алар чыгыш ясаганнан соң сораулар бирү мөмкинлеге булачак.
Бу чарада Алексеевск районы, район башлыгы Владимир Козонковны да кертеп, 24 делегат тәкъдим итәчәк.
Алда торган сәфәре һәм республика җитәкчелегенә мөнәсәбәте турында пенсионерлар берлеге рәисе Валентина Горелова уртаклашты:
– Мин, сайлаучылар вәкиле буларак, Рөстәм Миңнехановны яклап тавыш бирергә карар иттем, – диде Валентина Александровна. – Миңа аның халык белән ничек гади аралашуы ошый. Бу – сүз һәм эш кешесе. Ул президент булып торган елларда республика алга бара һәм Россиядә алдынгы урында тора. Без хөрмәт, икътисадта һәм тулаем җәмгыятьтә тотрыклылык сизәбез. Мин аның зур хезмәтен шунда күрәм. Аның игелекле эшләре кешеләр һәм республикабызның чәчәк атуы хакына булсын иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International