“Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” активистлары ашамлыкларның яраклылык срокларын тикшерделәр

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Бу көтелмәгән тикшерү “Яшь гвардия” гамәлгә ашыра торган «Агентлар» проекты кысаларында булды. Активистлар алексеевскилылар өчен популяр кибетләрнең берсенә сроклары чыккан продуктларның сатылу-сатылмавын ачыклау максатында килделәр. Яшьгвардиячеләр аерым игътибарны сөт ризыклары куелган киштәгә юнәлдерделәр, чөнки җәйге челләдә ашамлыкларның бу төркеме югары температурада бик тиз бозылучан. Акция барышында таләпләргә туры килмәүче товарлар табылмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International