Үз эше булган халык та иминият кертемнәрен түләргә тиеш

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Кертемнәрне үзең теләгәнчә – я ел дәвамында бер тапкыр, я берничә тапкыр агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә мөмкин.

Сүз уңаеннан әйткәндә, әгәр иминият кертемнәрен түләүче бер үк вакытта ике категориягә – иминият кертемнәрен үзе өчен түләүче шәхси эшмәкәр һәм кертемнәрне хезмәткәрләре өчен дә түләүче эш бирүче булса, ул кертемнәрне исәпләп чыгарып, барысы өчен дә үзе түләячәк. Физик затларга түләмәүче үз эшләре булган кешеләр өчен мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятенә иминият кертемнәренең теркәлгән күләме билгеләнде: 26 процент иминият  кертемнәре тарифы – мәҗбүри медицина иминиятенә, 5,1 процент иминият кертемнәре тарифы – мәҗбүри медицина иминиятенә.

 Иминият кертемнәре күләменә килгәндә, ул финанс елы башына федераль законда каралган минималь хезмәт хакы һәм ПФРда 12 тапкыр арттырылган иминият кертемнәре тарифының теркәлгән күләмендә  билгеләнә. Әйтергә кирәк,  иминият кертемнәре түләүче кеременең зурлыгы 300 мең сумнан артып китсә, теркәлгән күләмгә өстәмә рәвештә исәп-хисап чорында түләүченең 300 мең сумнан артып китүче кеременең суммасы 1 процентка арта. Шуның белән бергә иминият кертемнәре суммасы кертемнәр түләнә торган финанс елы башына билгеләнгән минималь хезмәт хакының сигез тапкыр арттырылган күләменнән һәм РПФдагы иминият кертемнәренең 12 тапкыр арттырылган тарифыннан артырга тиеш түгел.
Шунысы үзенчәлекле: керем күләме иминият кертемнәре түләүче исәптә торучы салым органы  бирә торган мәгълүматлар нигезендә билгеләнәчәк. Әгәр салым салуның берничә режимы кулланылса, эшчәнлектән кергән керемне кушарга кирәк. 300 мең сумнан артып киткән керемнән исәпләп чыгарылган кертемнәр узган чордан соң килүче елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча түләнә.

Игътибар: үзегезне кызыксындырган сорауларны “кайнар линия” телефоннары (8-800-510-5555 (РПФ), 8(843) 279-27-27 (ТР буенча РПФ бүлеге), 074 (РПФ идарәсе),“конверттагы хезмәт хакы” “ышаныч телефоны” (8(843) 279-26-80) аша белешергә була. Сайт: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International