Шунысын да әйтергә кирәк, алексеевскилыларның барысы да утыртылган чәчәкләргә сак караулары белән аерылып тормыйлар әле. Алар бик еш газоннарны һәм чәчәк түтәлләрен пычраталар, чәчәкләр үсеп утыручы территорияләргә этләрен йөрергә алып чыгалар, куакларны һәм агач ботакларын сындыралар.
Ләкин үз көчләре белән яшелләндерү, куакларны кисү, чәчәк түтәлләрен карау һәм аларга су сибү эшләрен башкаручылар да бар. Болар – коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре Эльза Плотникова белән Лилия Свилина. Ләкин алар ничек кенә тырышмасыннар, эш бик күп әле.