Матч башланыр алдыннан “Яшь гвардия” хәрәкәте активистлары һәр катнашучыга “Триколор” тасмасы тапшырдылар һәм Россия көне белән котладылар. Футболчылар 10ар минутлык ике тайм үткәрделәр. "Оранжевыйлар" файдасына исәп 3:1 булса да, матчта барлык катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм уңай энергия алдылар.
Спортчыларны район башлыгы Владимир Козонков котлады. Ул матчта катнашучыларның, мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк, дигән тәкъдимен хуплады һәм җәйге якшәмбе көннәрендә җыелырга була, өстәвенә бистәдә заманча мини-футбол мәйданчыгы бар, дип билгеләп үтте.
Бу көнне уенчыларның берсе өчен икеләтә бәйрәм булды – бокс буенча тренер Артем Маркачевның кызы туды. Футболчылар аны шушы вакыйга белән котладылар.