Алексеевск районына агитацион автоярышында катнашучы инвалид спортчылар килде.

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Кунаклар спорттагы хәлләр һәм җәмгыять әгъзаларының уңышлары, шулай ук югары нәтиҗәләргә ирешү өчен инвалид спортчыларга нинди кыенлыкларны җиңәргә туры килүе турында сөйләделәр. Танылган спортчылар арасында дүрт Паралимпия уеннарында катнашкан Ирина Полякова да бар иде. Спортчы биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча Дөнья, Европа һәм Россия чемпионатларында җиңеп чыккан. Аграр колледж студентлары, үз чиратларында, үзләренең спорт һәм җәмәгать тормышы турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина, бу сәфәр җәмгыять әгъзалары өчен үзеңне күрсәтергә тагын бер мөмкинлек бирде, диде.

– Без ел саен “Без сәламәт яшәү өчен” девизы астында үз нәтиҗәләребез белән мөмкинлекләребез чикләнгән кешеләр түгеллебезне раслау өчен республика буйлап автоузышларга чыгып китәбез. Мин бу кешеләрне инвалидлар дип әйтә алмыйм, болар – спортчылар һәм алар сәламәт яшәргә телиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International