Россия көне белән!

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

        12 июньдә без азатлык, тынычлык, закон һәм гаделлек нигезендә россиялеләрнең бердәмлеген, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылыкны гәүдәләндерүче мөһим датаны билгеләп үтәбез.

Бай тарихыбызны, уникаль мәдәниятебезне саклап калу хакына халыкның туплануы, балаларыбыз һәм оныкларыбыз яшәячәк нык һәм лаеклы дәүләт төзү хакына берләшү –  милли идея менә шул. Безнең алда торучы бурыч – Алексеевск районын үстерү, заман белән бер аяктан атлар+чсалык, социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны алып торырлык итү.   Күләмле планнар бер максатны – алексеевскилыларның тормышын яхшыртуны һәм уңайлы итүне, һәркемнең үз бистәсе, районы, республикасы, иле белән горурлану максатын эзәрлекли.

Кадерле алексеевкилылар, сезгә иминлек, бәхет һәм уңышлар, күңел күтәренкелеге, үз көчләрегезгә ышануыгызны, тынычлык һәм чәчәк атуыгызны, тотрыклылык һәм килешеп яшәвегезне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International