Безнең 15-16 яшьлек волейболчыларыбыз алтын медаль өчен көрәштә Әлмәт көндәшләрен җиңделәр, алар пьедесталда икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Казан һәм Чаллы егетләренә призерлар өчлегенә керү насыйп булмады. Хәзер ике Никита Татарстанны Идел буе Федераль округында тәкъдим итәчәк. Бу казаныш түгелмени?
Ә алар белән, сәламәтлеге бик үк яхшы булмауга да карамастан, Константин Елдашев шөгыльләнә. Тәҗрибәле тренерның эше күп еллар инде Биләр авылын һәм районны бик әйбәт нәтиҗәләре белән данга күмә һәм районның җыелма командасын өметле волейболчылар белән тулыландыра.