Бу сабантуй бәйрәме якты һәм матур булды

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Татар, рус, чуваш, мордва һәм районда яшәүче башка халыклар вәкилләре Сабантуйның төп мәйданына – Алексеевскидан ерак түгел урнашкан Мәйданга җыелды. Матур-матур милли киемнәр кигән кешеләрнең чуар парады бәйрәмне ачып җибәрде. Район башлыгы Владимир Козонков һәм президент вәкиле Игорь Марченко алексеевскилыларны чәчү эшләренең  төгәлләнүе белән котлады, президент вәкиле Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау укыды. Мондый бәйрәмгә хас булганча, авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәтчәннәрен бүләкләр белән билгеләп үттеләр. Бигрәк тә чәчү батырларын хөрмәтләделәр. Быел Владимир Савельев (“Ясная Поляна”), Фәнис Фәезов (“ВЗП Төньяк Алексеевск”) һәм Ильяс Курмаев (“Алга” колхозы”) чәчү батырлары булдылар. Соңгысына югары күрсәткечләре өчен микродулкынлы мич һәм акчалата бүләкләрдән тыш симез тәкә дә бүләк ителде. Кыйммәтле бүләкләр белән шулай ук  төзекләндерү буенча конкурста җиңүчеләр дә билгеләп үтелде.

Аннары мәйданчыкта күләмле тамаша җәелеп китте, ул үз эченә гадәттәгечә күңелле конкурсларны, борынгы уеннарны, спорт бәйгеләрен алган иде. Биек шома колгадан иң беренче булып әтәчне район үзәге кешесе Сергей Козлов алып төште.

 Бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга Казан һәм район артистлары күңелсезләнергә ирек бирмәделәр, алар сәхнәдә үз җырлары һәм биюләре белән халыкның кәефен күтәрделәр. Мәйданнан ерак түгел зур булмаган шәһәр үсеп чыккан, анда бик кызу сәүдә барды, ә район предприятиеләре һәм оешмалары үз продукцияләрен  матур кечкенә өйләрдә тәкъдим иттеләр. Әлбәттә инде, традицион ат чабышларыннан һәм көрәштән башка гына узмады. Ат чабышларында  “Әхмәди” атында (ярым чиста һәм чиста токымлы) Динар Нургалиев, “ПАЗ-Ганновер” атында (юртак) Дмитрий Булыгин,   Федор Новиков һәм “Каприз” (җирле җайдаклар), Гомәр Баһавиев һәм «Приз-Хайден» (җирле юртаклар) җиңүчеләр булдылар. Абсолют батыр исеме төп ярышта 80 килограммга кадәр авырлыкта иң яхшы көрәшче булган Левон Мхитарян һәм моның алдыннан гына Түбән Тигәнәле авылы батыры Равил Әхмәтшинны җиңгән Александр Турнин очрашты. Александр Турнин үзенең исемен яклады һәм менә ике ел инде симез тәкәне югарыга күтәрде. Район укучылары арасында Алексей Абрамов  иң яхшы көрәшче булды, ул да тәкә алды.

 Алексеевскилылар бу Сабантуйда беренче тапкыр ГТО нормаларын  тапшыра алдылар, аларны "Спорт Татарстаны” мәйданчыгында кабул иттеләр. Кайбер активлар грамоталар һәм сувенирлар алды. Иң яхшы нәтиҗәләрне Владимир Куприянов күрсәтте, ул моның өчен супер приз – мультиварка алды. Бу яңалыкның инициаторы –  “Президент белән бергә”  республика хәрәкәте, аның активистлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм спорт  белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирделәр. ГТО нормаларын тапшыру буенча мәйданчыклар республиканың барлык мәйданчыкларында җәелеп китте. Бу очраклы гына түгел, чөнки бүген Татарстан – Россиянең профессионаллар һәм һәвәскәрләрнең  спорт белән шөгыльләнүләре өчен иң яхшы инфраструктурасы булган спорт башкаласы. Республикага Россиянең генә түгел, ә бәлки бөтендөнья дәрәҗәсендә иң зур спорт вакыйгаларын үткәрүне ышанып тапшыралар. Инде быел җәй көне үк спортның су төрләре буенча гаять зур халыкара чемпионат  булачак, Ә 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International