Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның “Сабантуй-2015” кунакларын котлавы

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте һәм шәхси үз исемемнән сезне татар халык бәйрәме – Сабантуй белән чын күңелдән котлыйм!

Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә торган әлеге бәйрәм безне яңадан милли гореф-гадәтләребезгә һәм чишмә башыбызга алып кайта, буыннарның аерылгысыз рухи элемтәсен тәэмин итә.

Ул хаклы рәвештә бөтен татар кешесенең, республикабыз халкының иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме булып тора. Халкыбызның йөрәкләргә үтеп керә торган сагышлы көйләрендә, дәртле биюләрендә, спорт ярышларында яшәүче үзенә бертөрле күңел чагылышы булып, бу бәйрәм безгә аерым бер күңел күтәренкелеге, көч бирә һәм иртәгесе көнгә ышаныч тудыра.

Бүген без беренче чиратта игенчеләрне һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын сәламлибез. Аларның фидакарь хезмәте яңа уңышка, иминлеккә һәм республикабызның чәчәк атуына нигез сала. Без хезмәт кешесен данлыйбыз һәм бәйрәм мәйданына барлык яшьтәге, милләттәге һәм диндәге кешеләрне берләштерүче  халык мәдәниятенең рухына, байлыгына, кабатланмаслыгына   сокланып туя алмыйбыз.

Сабантуйда барлык катнашучыларга һәм кунакларга татар халкының кунакчыллыгы һәм үзенчәлекле мәдәниятенең бәйрәм атмосферасына яңадан чумуларын, матур җырлардан, биюләрдән һәм ярышлардан ләззәт алуларын телим. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International