Терлек азыгы әзерләүгә әзерләр

2015 елның 6 июне, шимбә
Эшче комиссия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белән бергәләп төрле милек формасындагы алты агросәнәгать комплексында булды. Мәсәлән, “Төньяк ВЗП Алексеевск” ААҖ бөтен печән чабып җыю комплексын әзерлек сызыгына куйган. Механизаторлар алдында чыгыш ясаган җитәкче Рамил Сәләхетдинов, сенаж әзерләүгә оешма дүшәмбедән кереште, техника төзек, механизаторлар урыннарда, сенаж  траншеялары яшел массаны кабул итүгә әзер.
  “Алга”, “Родина” күмәк хуҗалыкларында, “Сөт иле” ЧҖҖ, “Ясная Поляна” ЧҖҖ һәм “КШ-Агро” бүлекчәләрен тикшерү барышында комиссия әгъзалары шулай ук азык чабып җыю техникасының, сенаж һәм силос траншеяларының әзерлеген тикшерделәр, моннан тыш, азык әзерләгәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләрен күтәрделәр. Шунысы игътибарга лаек, “Сөт иле” ЧҖҖ, “Ясная Поляна” ЧҖҖ һәм “КШ-Агро” хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү башланган инде, шуңа күрә комиссия техниканы турыдан-туры кырда карады.
 Тулаем алганда, смотр-конкурска йомгак ясаганда  билгеләп үтелгәнчә, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре азык әзерләү эшләренә керешергә әзер. Беренче урын “ВЗП Төньяк Алексеевск” ААҖга бирелде, икенче урынга “Родина” күмәк предприятиесе лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International