Мәктәп директоры Елена Белова һәм сыйныф җитәкчеләре дә мәктәпне тәмамлаучыларга хәерле юл теләде, ә 11нчеләр һәр педагогка җылы сүзләр белән рәхмәт әйттеләр һәм барысына да саубуллашу вальсын бүләк иттеләр.
Ә инде тантаналы линейка соңгы кыңгырау белән тәмамланды, аны 1нче сыйныф укучысы София Лазаричева һәм мәктәпне тәмамлаучы Илдар Шакиров чылтыратты.