Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Алексеевск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих битләреннән
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Районның картасы
Символикасы
Алексеевск Якташлыгы
Күренекле якташлар
Район тормышы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кулланучыларның хокукларын яклау
Кәгазь
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет Җитәкчесе карарлары һәм боерыклары
Решения Совета Алексеевского муниципального района
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гариза үрнәкләрен күчереп алырга
ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет- кабул итү бүлмәсе
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
Элемтә өчен мәгълүмат
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
ЫШАНЫЧ ҺӘМ КАЙНАР ЛИНИЯ ТЕЛЕФОННАРЫ
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Алексеевск муниципаль районы
Президентны яклап Җәмәгатьчеләр Республика лидеры кандидатурасын хуплады
2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
12 майда җәмәгатьчеләр Президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтүнең башлануы турында игълан иттеләр. Шул вакыт эчендә берничә җәмәгать оешмасы Татарстан Президенты вазыйфасына хәзерге Республика Лидеры кандидатурасын – Рөстәм Миңнехановны күрсәтергә карар итте. Чөнки аларның фикеренчә, республиканың алгарышлы үсеше һәм Татарстанның лидерлык күрсәткечләрендә республиканың хәзерге Президентының хезмәтләре күп. Шул рәвешчә, җәмәгать оешмасы вәкилләре Рөстәм Нургали улына ышаныч күрсәтәләр, аның республиканы үстерүгә юнәлдерелгән стратегиясен хуплыйлар. Кандидатлар күрсәтү 13 майдан алып 5 июньгә кадәрге срокта узачак. Кандидатлар “Бердәм Россия” партиясе белән хезмәттәшлек турында килешүе булган җәмәгать оешмалары тарафыннан күрсәтеләчәк. Праймеризда шулай ук үз-үзләрен күрсәтүчеләр дә катнаша алалар. Билгеле булганча, 13 сентябрьдә ТР Президентлыгына сайлаулар белән бер көндә җирле дәрәҗәдәге депутатлар да сайланачак.
Районыбызда сайлау алды марафоны авыл җирлекләрендә 13 майда старт алды. Атна дәвамында 500дән артык сайлаучылар вәкиле депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирде. Һәр башлангыч бүлекчәдә 11 кандидат иде, ләкин җирле үзидарә Советларына сайлауда катнашуга бары тик 7сенә генә рөхсәт ителде. Һәр мәйданчыкта праймеризлар оештырылды, анда теләге булган һәркем үзенең сайлау алды программасы белән чыгыш ясый алды. Кагыйдә буларак, чыгыш ясаучылар таныштырып торуга мохтаҗ түгел иделәр, һәм сайлаучылар вәкилләре кандидатлар турында аларның эшләре һәм авылларны үстерүгә һәм төзекләндерүгә керткән өлешләре буенча үзләре сөйли алдылар.
Кыркүл һәм Урманасты Шунталысы авыл җирлекләрендә дә партия эчендә тавыш бирү шундый ук ышанычлы шартларда узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева кунак итеп чакырылган иде. Ул мәйданчыкларда хөкем сөрүче халәтне билгеләп үтте:
– Биредә сез бер гаилә булып яшисез һәм авыл мәсьәләләрен бергәләшеп хәл итәсез, ә үзегез сайлый торган кешеләр җилкәсенә аудармыйсыз. Әйе, проблемалар, һичшиксез, бар, ләкин алар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә хәл итәрлек. Соңгы елларда күпме эш башкарылганын күрегез әле. Башлыгыгыз Владимир Константинович –республиканың иң яхшы җитәкчеләреннән берсе, ул сезнең районга күпме программаны җәлеп итте. Алар барысы да эшли һәм срогында үтәлә. Һәр муниципаль берәмлек тә моның белән горурлана алмый. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы федераль һәм республика программаларын үтәүгә бик җаваплы карый һәм артта калучылардан да катгый сорый. Белгәнегезчә, Татарстан – күп кенә күрсәткечләр буенча алда баручы төбәк. Безнең һәркайсыбыз аның өлеше булып тора, шуңа күрә сайланган курсны яклавыгыз яки якламавыгыз сезгә бәйле.
Партия эчендәге сайлаулар 20 майда, чәршәмбе көнне, тәмамланды, бу көнне бердәмроссиялеләр бистә Советына 23 кандидаттан 15 вәкил сайладылар. Әлеге чарада мәртәбәле кунак булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм Президент вәкиле Игорь Марченко катнашты.
Сайлаучылар вәкилләре алдында үзләренең сайлау алды программалары белән Әлфия Әхмәтова, Николай Глазунов, Наталья Гордеева, Андрей Егоров, Рөстәм Кәбиров, Лилия Кашапова, Олег Фомин чыгыш ясады. Бер партиялеләргә мөрәҗәгать итеп, җирле бүлекчә секретаре Владимир Козонков, тавыш бирүнең мондый формасы демократик һәм партиянең кешеләр хакына эшләячәк лаеклы вәкилләрен билгеләргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.
Владимир Константинович шулай ук праймериз барышында сайланган район вәкилләре Казанга партия конференциясенә барачаклар, анда Рөстәм Миңнехановка республика Президенты постына тавышка куелырга тәкъдим итәчәкләр, дип ассызыклап әйтте.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Алексеевск районы үзенекеләргә ярдәм итүен дәвам итә
Район башлыгы Сергей Демидов сугышчыларыбызга чираттагы гуманитар йөкне Луганск юнәлешенә илтеп җиткерде.
Татарстанда "Служение"халык премиясендә катнашучылар өчен тавыш бирү дәвам итә
Сезнең тавышыгыз — хәлиткеч! Татарстанны яклыйбыз
2
апрель, 2026 ел
Алексеевск районы вәкилләре «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар
Алексеевск районы вәкилләре Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 20 еллыгына багышланган «Активное долголетие — приоритет старшего поколения» фәнни — гамәли конференциясендә катнаштылар.
Алексеевск районында гражданнарны кабул итү
Район Башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз